«Хокукларны белүдән вазифаларны үтәүгә»: эшлекле уен (12+)

20 гыйнварда 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Хокукларны белүдән вазифаларны үтәүгә» дигән эшлекле уен уздырды.  

Чарада балалар хокуклар һәм вазифалар турында мәгълүматны тыңлады; балалар хокукларын яклауны тәэмин итүче документлар, мәкаләләр һәм оешмалар белән танышты; «Бала хокуклары һәм вазифалары» видеоязмасын карады.

Эшлекле уенны алган белемнәрне ныгытырга ярдәм иткән «Мин хокуклы!» викторинасы дәвам итте. «Хокуклар яки вазифалар» уены балаларда зур кызыксыну уятты, алар санап кителгән атамаларны хокукларга һәм вазифаларга бүлде. «Кайсы артык?» уенында исә яшүсмерләргә норматив документлар исемлегеннән бер артыгын сайлап алырга һәм аның ни өчен туры килмәвен аңлатырга тиеш булды. «Әкиятләрдә хокуклар» уенында алар, «Бала хокуклары турында конвенция»гә таянып, әкият геройларының кайсы хокуклары бозылуын ачыклады һәм әкиятләрнең исемнәрен атады. 

Уен азагында җыелган жетоннар саны буенча белгечләр ачыкланды. Чара тематик әдәбиятка күзәтү ясау белән тәмамланды. 

Поделиться: